28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Мөслим умартачылары бүләк алды
Умартачылык тармагында озак еллар эшләп, яхшы уңышларга ирешкән мөслимлеләр Шаехов Камил Тимерхан улы һәм Шәйхетдинов Миргазиян Хатыйп улы ТР Умартачылык идарәсенең мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
-
Пенсионерларның юл йөрү акчалары киметелә
"Керемнәре зур булган пенсионерларның юл йөрү өчен бирелә торган акчалары киләсе елның 1 гыйнварыннан ике тапкырга киметеләчәк. Әлеге үзгәреш айлык кереме 20 мең сумнан арткан пенсионерларга кагыла. Хәзер җәмәгать транспортында ташламалы юл йөрү билеты 448 сум тора. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан ул 466 сум булачак.
-
"Әби, бабайлы - бәхетле" фотоконкурсының беренче катнашучылары
Мөслим матбугат үзәге игълан иткән "Әби, бабайлы - бәхетле" дип исемләнгән фотоконкурсның беренче катнашучысы белән танышабыз. Мөслимнән Хәлиулиннар гаиләсе гаилә архивындагы иң матур фотоларын юллаган.